Яр Чаллы. Биредә төрле милләт кешеләре яши (18+)

29 октябрьдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 15 нче санлы китапханә «Чишмә» аралашу клубында «Яр Чаллы. Биредә төрле милләт кешеләре яши» дигән мәдәният кичәсе уздырды.

Вечер культуры
IMG_20211029_150808
20211029_145544
IMG_20211029_150830
IMG_20211029_150205
IMG_20211029_154016

Кичәнең кереш өлешендә китапханәче тыңлаучыларны шәһәребез һәм республикабызның милли составы белән таныштырды, чөнки Татарстан – Россиянең иң күп милләтле җирлеге. Татарстан статистикасы (2010 елгы халык исәбен алу) мәгълүматлары буенча республикада – 173тән артык милләт, ә шәһәребездә 89дан артык милләт вәкиле яши. «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты» шәһәр муниципаль автоном мәдәният учреждениесе эшчәнлеге тулырак яктыртылды. Ул үз телләрен, мәдәниятләрен, йола һәм гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен торгызу, саклау һәм үстерү буенча хәзерге көндә эшләп килүче 22 милли оешманың эшчәнлеге өчен барлык шартларны да тудыра. 
Кичәнең икенче өлеше «Энергетик» мәдәният сарае белән хезмәттәшлектә үтте. Тамашачылар алдында рус халык җырларын башкаручы О.М. Шиман чыгыш ясады. Халык җырына экскурсия ясап, ул «Веснянка» халык җырын, «Ой там, на горе» украин халык җырын, «На гряной неделе» Воронеж өлкәсе җырын, «Ой вы гости, гости» һ.б.ларны җырлады. Татар җырларын башкаручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова татар җыры жанрлары белән таныштырды һәм үзәкөзгеч итеп татар лирик җырларын сузды. Чыгыш рус халык музыка уен коралларын кулланып «Калинка»ны бергәләп җырлау белән тәмамланды. 
Кичә барышында чарага килүчеләр «Халыклар күп булса, бәйрәмнәр дә күп» дигән китап күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук Р. Гамзатов, М. Кәрим, Ч. Айтматов, Г. Хәйям кебек милли язучыларның онытыла баручы әсәрләренә мөрәҗәгать иттеләр. Күргәзмәдә татар язучылары А. Нурисламова, С. Юзеев, А. Рафиковларның әсәрләре тәкъдим ителде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: